Бәйге: җиңүчеләр билгеләнде “Проект белән идарә итү лидеры” бәйгесенә йомгак ясалды. Быел конкурска 22 гариза алынган. Җиңүчеләр “Иң яхшы проект” , “Иң яхшы проект җитәкчесе” һәм “Иң яхшы команда” номинацияләрендә билгеләнде. 🔴 “Проект белән идарә итү лидеры – КАМА TYRES предприятиесе”: “Түбән Кама шин” ААҖ. 🔴 “Иң яхшы проект җитәкчесе”: механика заводының сыйфат бүлеге начальнигы Марат Закиров (“НМЗ” җәмгыятенең сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” проекты өчен). 🔴 “Иң яхшы проект командасы”: “Җыю производстволары экструзив җиһазлары өчен ике агымлы ротацияле муфта үрнәгендә реинжиниринг. Яхшыртылган конструкцияле аналогны эшләү” проекты командасы. Проект командасы: Петр Бушков (җитәкчесе, механика заводының ЦОСП начальнигы); Марат Закиров (ОК начальнигы), Владимир Дементьев һәм Алексей Ярославлев (ЦОСП инженерлары), Валерий Сармаев (ЦОСП мастеры) , Динар Шәйморзин (НМЗ КТО начальнигы), Андрей Белкин (КТО әйдәүче инженеры), Игорь Бреднев (ПДО начальнигы), Павел Исаев (НТЦ ООИиР инженеры). “Татшина” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Артем Мохнаткин җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. - Бәйге шинчылар арасында кызыксыну уятты, ә җитәкчелек тарафыннан яклау тапты, шуңа да аны уздыру традициягә әйләнде. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Һәм бу мактауга лаек, – диде ул. #КАМАTYRES #ПроектларБәйгесе #НКШ #НМЗ #Команда